
15 февральдә Эксперт советы утырышы булачак
15 февральдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов рәислегендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык Халыкара конкурсның эксперт советы утырышы булачак.
Экспертлар советы составына Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Казан шәһәр округы һәм иҗат берлекләре вәкилләре; архитектура, шәһәр төзелеше һәм дизайн, мәдәният һәм театр сәнгате, шәһәр антропологиясе, арт-менеджмент һәм инклюзив программалар буенча белгечләр, шулай ук «Тамашачы тамашасы» спектакле актерлары керә. Эксперт советы конкурсны үткәрү кысаларында консультация-киңәшмә функцияләрен башкара. Экспертлар финалистлар тарафыннан тәкъдим ителгән проектларны карап, Жюри өчен үз бәяләмәләрен әзерлиячәк.