Эксперт советы утырышы булды
новость / 15 февраль 2022

Эксперт советы утырышы булды

15 февральдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов рәислегендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык Халыкара конкурсның эксперт советы утырышы булды.

Экспертлар финалистлар тарафыннан тәкъдим ителгән проектларны карадылар һәм утырыш нәтиҗәләре буенча үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен белдерделәр.