26 октябрьдә бәйге финалистлары белән онлайн форматта вебинар узды
новость / 26 октябрь 2021

26 октябрьдә бәйге финалистлары белән онлайн форматта вебинар узды

«Татар театры быел 115 еллыгын билгеләп үтә. Бер яктан, ул Европа һәм Россия театр традицияләре контекстында шактый яшь театр. Ул безнең өчен театраль мәйдан гына түгел, ә милли үзенчәлегебезне аңлау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге бирүче урын да. Яңа төзелеш өчен билгеләнгән җирлек тә - безнең мәдәниятебез һәм тарихыбыз өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки халкыбыз күңелендә аның хакында күпсанлы риваятьләр тупланган. Финалистларның концепцияләрендә театр тарихы, шулай ук безнең рәсем сәнгате дә урын алсын иде. Барлык профессиональ берләшмәләрнең теләге – яңа мәйдан татар мәдәниятенең үзенчәлеген трансляцияләүче, аның байлыгын һәм потенциалын заманча, актуаль ысуллар белән ачучы урын булсын иде, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.


Вебинарда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Камал театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Эксперт советы рәистәше Наталия Фишман-Бекмамбетова, Н.А.Некрасов исемендәге Үзәк китапханә генераль директоры Мария Привалова, шул ук китапханәнең фәнни-методик һәм фәнни-тикшеренү эшләре бүлеге мөдире Мария Игнатьева, Казан шәһәре Мэрының архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча киңәшчесе, Россия һәм АКШ архитекторлары берлеге әгъзасы, Шәһәр үсеше институтының архитектура юнәлеше җитәкчесе Татьяна Прокофьева, Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше истәлекләрен саклау бүлеге башлыгы Лея Соловьева, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов, «ЦЕНТР» компанияләр төркеменең гамәлгә куючысы Сергей Георгиевский, «ЦЕНТР Lab» халыкара урбанистик лабораториясенең аналитик төркеме җитәкчесе Мария Седлецкая катнашты.


Вебинар кысаларында финалистларга конкурсның графигы, шулай ук татар театры һәм милли мәдәнияте белән таныштыру максатыннан оештырылган чаралар хакында сөйләделәр. Катнашучылар Камал театрының структурасын һәм корылышын тикшерә, шулай ук архитектура таләпләрен, конкурс территориясенең мөмкинлекләрен һәм чикләүләрен анализлый алачаклар. Шулай ук функциональ биремне һәм аның төп үзенчәлекләрен аңлатуга да игътибар бирелде.


«Бинаның гади генә түгел, ә театр бинасы булуына игътибар итәргә кирәк. Тышкы кыяфәтенә карамастан, төп басым объектның эчке компонентына ясалырга тиеш. Театр киңлеге ике өлешкә бүленә — тамашачылар өчен (шартлы рәвештә «ачык») һәм эш өчен («ябык»). Нәкъ менә эш өлешенә зур игътибар бирергә кирәк. Иң мөһиме — театрның эчке җиһазланышы. Ябык өлеш җентекләп уйланган һәм эшләнгән, ә ачык өлеш һәркем өчен аңлаешлы һәм файдалана алырлык булырга тиеш, - дип ассызыклады Камал театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев.


Бәйге барышында территория, сәхнә һәм тамашачылар киңлеге турында экспертлар белән консультацияләр үткәреләчәк, функциональ биремнәр каралачак. Әлеге чаралар кысаларында финалистлар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә алачак.