Г.КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕАТРНЫҢ АРХИТЕКТУРА КОНЦЕПЦИЯСЕН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА БӘЙГЕГӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ ТӘМАМЛАНДЫ
новость / 22 сентябрь 2021

Г.КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕАТРНЫҢ АРХИТЕКТУРА КОНЦЕПЦИЯСЕН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА БӘЙГЕГӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ ТӘМАМЛАНДЫ

22 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде.

Бәйгедә 537 архитектор катнаша. Алар арасында проектлары бөтендөньяга билгеле булган бюролар да бар.

Бәйгедә катнашучылар үз проектларының портфолиоларын һәм эссе тәкъдим итәләр. Тәкъдимнәр өчен мөһим шарт - театрның үзенчәлекле имиджын, милли әһәмиятен, традицияләрнең дәвамчанлыгын һәм Кабан күле ярында урнашуның потенциалын исәпкә алу.

Катнашучыларның географиясе киң — дөньяның 14 иле. Бәйгедә Алма-Ата, Барселона, Больцано, Брюссель, Вена, Гаага, Ившем, Лондон, Мумбаи, Нант, Нью-Йорк, Париж, Рим, Токио, Флоренция, Чикаго, Шанхай, Штутгарт, шулай ук, Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Яр Чаллы, Екатеринбург, Түбән Кама, Махачкала, Ростов-на-Дону, Сочи, Уфа шәһәрләреннән компанияләр катнаша.

Тәкъдимнәрен җибәрүче төркемнәр 26 консорциумга бүленә — конкурс кагыйдәләре буенча чит ил архюролары Россия компанияләре белән берләшә, һәм 13 индивидуаль конкурсант — Россия Федерациясе территориясендә эшләүче юридик затлар һәм эшкуарлар.

Октябрь аенда Казан мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге жюри 7 финалистны билгеләячәк. Әлеге финалистлар театрның яңа бинасы проектларын тәкъдим итәчәк. Җиңүче 2022 елның 3 февралендә игълан ителәчәк.

Бәйгенең инициаторлары - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. Бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Бәйгенең операторы - «Үзәк Lab» халыкара урбанистика лабораториясе.