Камал театрының архитектура концепциясенә бәйге финалистлары үз проектлары өстендә эшне төгәллиләр
новость / 03 февраль 2022

Камал театрының архитектура концепциясенә бәйге финалистлары үз проектлары өстендә эшне төгәллиләр

3 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясенә багышланган Ачык Халыкара бәйгедә катнашучылардан конкурс тәкъдимнәрен кабул итү тәмамлана. 

Финалга чыккан 8 команда әгъзалары 4 ай дәвамында Камал театрының Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә, Кабан күле ярында урнашачак яңа бинасының проектлары өстендә эшләде. Архитекторлар функциональ биремгә туры китереп, барлык пунктларны да исәпкә алырга тырыштылар: театр труппасы өчен кирәкле бүлмәләр санын, сәхнә, репетиция заллары һәм оркестр чокырларын, өстәмә белем бирү һәм перформатив киңлекләрне, шулай ук заманча комфорт һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүче барлык техник бүлмәләрне дә проектларына керттеләр. Моннан тыш, конкурсантлар яңа бинаны шәһәр ландшафтына яраштырып кертүне һәм театрга керү юлының уңайлы урнашуын, җәмәгать транспорты тукталышларыннан җәяүлеләр агымы юнәлешен, район буенча хәрәкәт итүнең мөмкин булган сценарийларын, автомобиль кую урыннарын, биеклек буенча чикләмәләр һәм җир асты суларының дәрәҗәсен, ел фасылларының алышынуын, бинаның тышкы кыяфәтен һәм башка бик күп нәрсәләрне уйга алдылар.


Хәзер финалистларга бәйге нәтиҗәләрен игълан итүне генә көтәргә кала. 2022 елның 15 февралендә экспертлар советы утырышы узачак, аның составына республиканың күренекле дәүләт һәм театр эшлеклеләре керә. Бәйгенең эксперт советы рәистәшләре – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Камал Театры директоры Илфир Якупов. Жюри һәм эксперт советы әгъзаларының тулы исемлеге белән бәйге сайтында танышырга мөмкин:https://theatre.tatar/.


16-нчы февраль көнне Казан мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри әгъзалары иң яхшы өч проектны сайлап алачак һәм бер җиңүчене билгеләячәк. Ачык бәйгенең финалын онлайн трансляциядә карап була. Җиңүченең исеме 17 февральдә матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.


Исегезгә төшерәбез, төп приз өчен көрәштә 8 консорциум катнаша:


Новиковлар архитектура практикасы (Казан) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Borgos Pieper (Барселона, Испания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания).

Аларның танылган проектлары: Казандагы Түбән Кабан күле яр буе (Россия), Валенсиянең Үзәк паркы (Испания), Ослодагы Норвегия милли опера һәм балет театры (Норвегия).


Metropolis (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Coop Himmelb(l)au (Вена, Австрия), Miriada Group (Казан).

Аларның танылган проектлары: Севастопольдә опера һәм балет театры (Россия), Пусан кино үзәге (Көньяк Корея), Кемерово шәһәрендә музей-театр комплексы (Россия).


«Рождественка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге «Театр лабораториясе» консоциумы

Консорциум әгъзасы: BURO SMART (Санкт-Петербург/Мәскәү, Россия)

Аларның танылган проектлары: «Алматаның 1000 еллыгы мәйданы» (Казахстан)


«Мегабудка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: FORM архитектура бюросы (Мәскәү), ZARF architects (Казан).

Аларның танылган проектлары: «Кудыкина гора» табигать паркының кунакчыллык Үзәге (Россия), «Гараж» заманча сәнгать музее бинасы (ОМА белән берлектә, Россия).


«Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» җитәкчелегендәге «Көнчыгыш җиле» консорциумы (Казан)

Консорциум әгъзалары: DA! Architects (Шанхай, Кытай), Dialog urban planning (Казан).

Аларның танылган проектлары: Кабан күле яр буен төзекләндерүнең II чираты (Россия).


Wowhaus бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия), «Архитектор Бакулин Герман Алексей улының шәхси иҗади остаханәсе» (Казан, Россия).

Аларның танылган проектлары: «Станиславский» электр театры (Россия), Дариюс Мийо ис. Консерватория, Безансондагы сәнгать һәм мәдәният Үзәге (Франция).


«ПРАЙД» иҗат җитештерү берләшмәсе (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Zaha Hadid Architects (Лондон, Бөекбритания), Atelier Ten (Лондон, Бөекбритания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания).

Аларның танылган проектлары: Бакуда Гейдар Алиев Үзәге (Әзербайҗан), Гуанчжоуда Опера театры (Кытай), Чанша Мэйсиху Халыкара мәдәни үзәге (Кытай).


Bespoke Architects (Казан) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзасы: Asif Khan Studio (Лондон, Англия).

Аларның танылган проектлары: Dubai Expo 2020 (БГӘ) җәмәгать киңлекләренә керү өчен углерод җепселеннән порталлар, «Урбан» Бизнес-үзәге (Россия).


Бәйге 2021 елның 23 июлендә старт алды. Ноябрь аенда Казанда финалга чыккан 8 команда өчен семинар узды, һәм алар үз проектлары өстендә экспертлар белән тыгыз элемтәдә эшли башладылар. 12 һәм 14 гыйнварда онлайн форматта финалистлар эшенең башлангыч нәтиҗәләрен тәкъдир итттеләр, анда архитекторлар инде башкарылган эшләре буенча экспертлардан кире элемтә һәм киңәшләр алдылар.


Бәйге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры инициативасы буенча үткәрелә. Бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Бәйгенең операторы – «Үзәк Lab» халыкара урбанистика лабораториясе. Бәйгенең кураторы – creeptone media продюсерлык компаниясе.