Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча бәйге финалистлары экспертларга эшнең башлангыч нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр
12 һәм 14 гыйнварда онлайн форматта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык Халыкара бәйге финалистлары эшенең башлангыч нәтиҗәләрен тәкъдир итү узды.
Экспертлар 8 консорциумның эшләрен карады. Ноябрь аенда узган алдагы очрашуда конкурсантлар инде Казанда булачак театр территориясен карадылар, мәдәни-тарихи контекстны һәм проектның идеологик өлешен өйрәнделәр. Хәзер исә барысы да «конкрет» сөйләшү өчен – турыдан-туры карарлар буенча фикер алышырга һәм алдагы эшнең кайбер аспектларын ачыкларга дип җыелды. Экспертларга командаларның моннан алда бирелгән аңлатмаларны ничек исәпкә алуларын, функциональ биремнәргә ни дәрәҗәдә якын баруын, хәзер эшнең кайсы этабында торуларын аңлау мөһим иде.
Финалистлар шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын театрның яңа бинасының төзелеше өчен җаваплы экспертларга һәм ведомство вәкилләренә бирә алдылар. Эшләрне тәкъдир итү ике блоктан торды: Һәр командага үз проектын күрсәтү өчен 30 минут бирелде, ә аннары экспертлардан кире элемтә һәм фикер алышу булды.