Казанда Камал театры бәйгесе финалистлары өчен семинар уза
новость / 24 ноябрь 2021

Казанда Камал театры бәйгесе финалистлары өчен семинар уза

27-28 ноябрьдә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык Халыкара бәйгесе финалистлары өчен семинар уза. Австрия, Бөекбритания, Испания, Россия һәм Япониядән килгән 23 финалист Түбән Кабан күле яры буенда төзеләчәк театрның территориясе белән танышычак, Камал театры вәкилләре һәм башка экспертлар белән эшлекле очрашуда катнашачак. Семинар ябык режимда уза, антиковид чараларга бәйле катнашучылар саны чикләнгән. 


Семинар программасы шартлы рәвештә 3 тематик блокка бүленә: «Проектлау», «Театр+шәһәр» һәм «Театр».

«Проектлау» блогы кысаларында финалистлар бәйге территориясе белән танышачаклар, шулай ук конкурсның жюри рәисе, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, шәһәрне үстерү институты кураторы Татьяна Прокофьева һәм проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы ведомстволарның башка вәкилләре катнашында эшлекле очрашуда катнашачаклар.


«Театр+шәһәр» — финалистларны Татарстан башкаласының архитектура, шәһәр төзелеше һәм мәдәни контекстлары беләр таныштыру нисбәтеннән үткәреләчәк экскурсияләрдән гыйбарәт. Казанны, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар һәм сәнгать белгечләре шәһәрнең тарихи бистәләре, Казан Кремле, Казан үзәгендәге заманча корылмалар буенча экскурсияләр уздырачак. Финалистлар шулай ук Татарстан Республикасы Милли музеена да сәяхәт кылачак.


«Театр» блогында сессиядә катнашучыларны Камал театрында махсус программа көтә. Башта конкурсантлар юга театр буенча экскурсия ясалачак: камаллылар театр цехларының эшен күрсәтәчәк һәм хәтта катнашучыларга аларның эшендә катнашырга тәкъдим ителәчәк. Сессиядә «Алё, мин театрда!» — «шәһәрлеләр театры» форматында Ксения Шачнева һәм Гөлнара Фазлыйәхмәтованың театр тамашачылары катнашындагы тамашасы да күрсәтеләчәк. Спектакльнең мондый форматта оештырылуы очраклы түгел. Ул театрның күчүе темасына рефлексия өчен махсус уйланылган.


«Кем өчендер бу шатлыклы яңалык, кем өчендер күңелсез, әкем өчендер борчулы, тик ничек кенә булмасын, бу — бер зур этапның ахыры һәм икенчесенең башы. Бу тамашачыларга һәм үзебезгә берничә мөһим сорау бирү өчен уңайлы вакыт. "Урынга бәйле булмаган очракта Камал театры нәрсә ул?", "Тамашачыларга аның кай ягы мөһим?", "Театр кемнәр өчен эшли?"» — дип сөйләде спектакль турында театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.


23 июльдә Камал Театрының Зур сәхнәсендә театрның архитектура концепциясен эшләү буенча ачык Халыкара бәйгегә старт бирелде. Бәйгенең инициаторлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. Бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Конкурсның операторы - «Үзәк Lab» халыкара урбанистика лабораториясе. 12 октябрьдә жюри утырышы нәтиҗәләре буенча финалга 8 консорциум чыкты:

 

1. Новиковлар архитектура практикасы (Казан) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: Borgos Pieper (Барселона, Испания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания)


2. Metropolis (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: Coop Himmelb(l)au (Вена, Австрия), Miriada Group (Казан)


3. «Рождественка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге «Театр лабораториясе» консоциумы

Консорциум әгъзасы: BURO SMART (Санкт-Петербург/Мәскәү, Россия)


4. «Мегабудка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: FORM архитектура бюросы (Мәскәү), ZARF architects (Казан)


5. «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» җитәкчелегендәге «Көнчыгыш җиле» консорциумы (Казан).

Консорциум әгъзалары: DA! Architects (Шанхай, Кытай), Dialog urban planning (Казан)

6. Wowhaus бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия)


7. «ПРАЙД» иҗат җитештерү берләшмәсе (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: Zaha Hadid Architects (Лондон, Бөекбритания), Atelier Ten (Лондон, Бөекбритания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания)


8. Bespoke Architects (Казан) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзасы: Asif Khan Studio (Лондон, Англия)