КОНКУРСНЫҢ ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛӘНДЕ
новость / 17 февраль 2022

КОНКУРСНЫҢ ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛӘНДЕ

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара конкурсның җиңүчесе билгеләнде.


Жюри әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурсның җиңүчесе дип «Ваухаус» ҖЧҖ (Мәскәү, Россия) лидерлыгы астында Консорциум танылды. Аның составына Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия), «ПТМ архитектор Бакулин Герман Алексеевич» ҖЧҖ (Казан, Россия) керә.


Яңа театр геометриясе Кабан күлендә сирәк очрый торган табигый күренеш – «бозлы чәчәкләр»гә охшатып төзелгән. Кышын бина әйләнә-тирәлек белән кушылып, күл күренешенең бер өлеше булачак. Җәен табигать белән бердәмлек су өстендә үтә күренмәле фасадларны күп кырлы чагылдыру хисабына тәэмин ителәчәк. «Очлану», омтылыш – татар мәдәниятенең, архитектурасының һәм сәнгатенең үзенчәлекле сыйфатлары.