КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА БИНАСЫ КОНЦЕПЦИЯСЕН ЭШЛӘЯЧӘК 8 ФИНАЛИСТ БИЛГЕЛӘНДЕ
новость / 12 октябрь 2021

КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА БИНАСЫ КОНЦЕПЦИЯСЕН ЭШЛӘЯЧӘК 8 ФИНАЛИСТ БИЛГЕЛӘНДЕ

12 октябрьдә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгенең жюри утырышы узды.


Шәһәр мэры Илсур Метшин рәислегендәге Жюри дөньяның 14 иленнән 26 консорциумнан һәм 13 шәхси конкурсанттан килгән гаризаларны карады. Экспертлар катнашучыларны берничә критерий буенча бәяләде: портфолиода тәкъдим ителгән проектларның релевантлыгы һәм тормышка ашырылу дәрәҗәсе, эссеның эчтәлеге һәм булачак театрның идеясе.


Нәтиҗәдә финалга 8 консорциум чыкты.


– Новиковлар архитектура практикасы (Казан) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: Borgos Pieper (Барселона, Испания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания)


– «Metropolis» (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзасы: Coop Himmelb(l)au (Вена, Австрия)


– «Рождественка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге «Театр лабораториясе» консоциумы.

Консорциум әгъзасы: BURO SMART (Санкт-Петербург/Мәскәү, Россия)


– «Мегабудка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: FORM архитектура бюросы (Мәскәү), ZARF architects (Казан)


– «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» җитәкчелегендәге «Көнчыгыш җиле» консорциумы (Казан).

Консорциум әгъзалары: DA! Architects (Шанхай, Кытай), Dialog urban planning (Казан)


– Wowhaus бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия)


– «ПРАЙД» иҗат җитештерү берләшмәсе (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: Zaha Hadid Architects (Лондон, Бөекбритания), Atelier Ten (Лондон, Бөекбритания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания)


– Bespoke Architects (Казан) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзасы: Asif Khan Studio (Лондон, Англия)


Финалистлар үз концепцияләрен 20 гыйнварда тәкъдим итәргә тиеш. Бәйгенең йомгаклау нәтиҗәләре февраль аенда жюри утырышында игълан ителәчәк.