Финалистлар өчен семинарның икенче көне үтте
новость / 28 ноябрь 2021

Финалистлар өчен семинарның икенче көне үтте

28 ноябрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык Халыкара бәйгесе финалистлары өчен оештырылган семинарның икенче көне үтте. 


Икенче көн кысаларында финалистлар «Тамга» шәһәр тикшеренү институты җитәкчеләренең берсе, Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясе авторы Мария Леонтьева, Ш.Мәрҗани музее хезмәткәре Динә Хәбибуллина, туган якны өйрәнүне популярлаштыручы һәм шәһәр активисты Рәдиф Кашапов, архитекторлар Гөлнара Әскәрова һәм Марсель Искәндәров белән «Шәхес һәм заман» экскурсиясендә булдылар. Экскурсия барышында катнашучылар Иске Татар, Сукно, Архангельск бистәләре тарихы һәм шәһәр мәдәнияте белән таныштылар. 


Кабан күле тирәсендәге контекст һәм архитектура төрлелеге, бәйге территориясендә көтелгән үзгәрешләр булачак Камал театры бинасының әһәмиятен күрсәтә. Конкурсантлар, шулай ук, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә булдылар, анда финалистларны татар язуы тарихына багышланган инсталляция һәм «Татар китапларының глобаль дөньясы» күргәзмәсе шаккатырды. Соңрак «Камал театры 2056 елда» дигән ток-шоу да узды. Анда Камал театры директоры Илфир Якупов, баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, баш рәссамы Сергей Скоморохов катнашты. Модератор булып МАРШ мәктәбенең архитектура укытучысы Александр Острогорский чыгыш ясады. Дискуссия барышында Камал театрының мәдәни контексты, аның интеллектуаль һәм иҗади тарихы, төрки театрның традицияләре, данлыклы спектакльләре, заманча визуаль культура турында фикер алышынды. 


Ике көнлек семинар Татарстан Республикасының Милли музеенда Таня Черногузованың "Юха" фэшн-фильмын карау белән тәмамланды.