РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ КОНКУРС ФИНАЛИСТЛАРЫ ПРОЕКТЛАРЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫ
новость / 16 февраль 2022

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ КОНКУРС ФИНАЛИСТЛАРЫ ПРОЕКТЛАРЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫ

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында булды. Аңа Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча конкурс финалына чыккан проектлар тәкъдим ителде.


Рөстәм Миңнехановка проектлар турында Президент ярдәмчесе, бәйгенең эксперт советы рәистәше Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләде.


Соңгы 4 ай дәвамында финалга чыккан 8 команда Кабан күле ярында урнашкан театрның яңа бинасы проекты өстендә эшләде. Архитекторлар функциональ биремгә туры килгән барлык шартларны исәпкә алырга тырыштылар. Моннан тыш, конкурсантлар шәһәр ландшафтын, театрга төп керү урынын, яңа бинаның тышкы кыяфәтен һәм башкаларны исәпкә алдылар.


Жюри иң яхшы өч проектны сайлап алачак һәм бер җиңүчене билгеләячәк.


Җиңүченең исеме 2022 елның 17 февралендә узган матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.