Г. КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕАТРНЫҢ АРХИТЕКТУРА КОНЦЕПЦИЯСЕН ЭШЛӘҮГӘ БАГЫШЛАНГАН БРИФИНГ
новость / 19 октябрь 2021

Г. КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕАТРНЫҢ АРХИТЕКТУРА КОНЦЕПЦИЯСЕН ЭШЛӘҮГӘ БАГЫШЛАНГАН БРИФИНГ

19 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара конкурска багышланган брифинг булып узды.


Брифингта Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина катнашты.


«Без ноябрь ахырында командаларның килүен көтәбез. Моңа кадәр сессияләрне онлайн башлыйбыз. 20 январьгә кадәр без аларның тәкъдимнәрен кабул итәбез. Шул арада финалистлар белән эшләре хакында 1 яки 2 тапкыр фикер алышачакбыз. Бездән кире элемтә булмаган очракта, 20 январь көнне үзебезне гаҗәпкә калдырырлык тәкъдимнәр дә килеп ирешергә мөмкин. 2 февральдә Экспертлар советы утырышы булачак һәм алга таба, 3 февральдә, без жюрига анализ нәтиҗәләрен күрсәтәчәкбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.


Участники обсудили Финалистов конкурса, их опыт работы по проектированию современных культурных пространств и учет Стратегии развития культуры Республики Татарстан, понимание работы современного театра, необходимость привлечения креативных специалистов.

Катнашучылар бәйге финалистлары, аларның заманча мәдәни киңлекләрне проектлау буенча эш тәҗрибәсе хакында фикер алыштылар.


«Камал театры шәһәр халкы белән махсус спектакль әзерли. Спектакль театрның «иске» бинасы һәм киләчәге турында фикер алышуга корылган. Финалистлар казанлыларның теләкләрен ишетсен өчен, аның премьерасы ноябрь аена билгеләнде. Театрның яңа бинасы мөмкин кадәр ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш. Ул спектакльләр карау урыны гына түгел, ә чын мәдәни тормыш үзәге дә булачак», - дип ассызыклады Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Фото: Марсель Бадыкшин