Галиәсгар Камал театрының архитектура концепциясенә халыкара бәйге игълан ителә
новость / 23 июль 2021

Галиәсгар Камал театрының архитектура концепциясенә халыкара бәйге игълан ителә

23 июльдә Камал театрының Зур сәхнәсендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасы архитектура концепциясенә Халыкара бәйге игълан ителде. Конкурста катнашу өчен 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча бәйгенең рәсми сайтында гариза калдырырга кирәк. Бәйге 2022 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә.

Чарада Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, "Lab үзәк" Халыкара урбанистик лабораториясен гамәлгә куючы Сергей Георгиевский катнашты.

"Йөз еллык тарихы булган беренче милли театр - Камал театры, Казан һәм казанлылар өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа да без бу проектка бик җитди карыйбыз һәм халыкара бәйге игълан итәбез. Шәһәр өчен аерым әһәмияткә ия булган барлык мәйданнарны һәм объектларны проектлауга без бүгенге көндә халыкара көчләрне җәлеп итәбез. Хәзерге кыяфәттәге Кабанның яр буе да халыкара конкурс нәтиҗәсе. Гәрчә, башлангыч этапта скептиклар шактый күп булды. Тик, ничек кенә булмасың, эшнең нәтиҗәсе сөендерә – ул казанлыларның яраткан урынына әверелде. Килгән кунаклар да сокланып туя алмый. Без әлеге бәйгедән дә шундый ук лаеклы нәтиҗә көтәбез", - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.

«Яңа бинага ихтыяҗ - мәйданны арттыруга, театрның үсеше, аның хәзерге җәмгыятьтәге урыны һәм Татарстан мәдәниятендәге роленә дә бәйле. Безгә репетиция бүлмәләре, җиһазландырылган грим бүлмәләре, бию залы, актерларга мөстәкыйль дәресләр үткәрү урыны, декорацияләрне, реквизитларны, костюмнарны саклау һәм җитештерү бүлмәләре җитми. Хезмәт күрсәтүче персонал өчен дә бик тыйнак шартлар тудырылган (алар да гомуми иҗади процесста катнашучылар бит). Ә иң мөһиме - безнең режиссерларга һәм рәссамнарга иң кыю идеяләрен тормышка ашырып, иркен иҗат итү, фантазияләү мөмкинлеге биргән заманча сәхнә юк. Сүз конкрет кешеләр турында түгел, ә бер урында туктап калырга хокукы булмаган театр сәнгате турында бара. Кәрим Тинчурин да: “Заман ритмын бирә алыр өчен, театр үз эшендә заман сәнгатьнең барлык казанышларын да кулланырга тиеш”, - дип әйткән», – дип билгеләп үтте Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Конкурс 2022 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә. Анда Россия һәм чит ил оешмалары да катнаша ала. Претендентлар Консорциумнарга берләшә ала. Анда Татарстан Республикасының профессиональ командаларын җәлеп итү хуплана.

"Жюри әгъзалары консорциумнарда Казан командалары булуны хуплаячак. Бу локаль компетенцияләр үсеше өчен бик зур этәргеч. Халыкара конкурсларда катнашучы, ә аннары халыкара белгечләр белән партнерлыкта проектларны гамәлгә ашыручы кешеләрнең эше югары дәрәҗәдә була. Без моны архитекторларның нәтиҗәләре буенча да күрәбез. Казанлыларның фикерләрен күзәтәбез. Бина паркта торачак, барлык коммуникацияләр, парковка — барысы да җир астына яшереләчәк. Парк белән әйләндереп алынган театр территориясенә башка берни дә төзелмәячәк. Бу - бәйгенең техник биременең бер өлеше, таләбе. Катнашучыларга бу хакта әйтеләчәк",-дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Бәйге ЮНЕСКОның архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча халыкара конкурсларга кагылышлы тәкъдимнәрен исәпкә алып үткәрелә.

Бәйгенең инициаторлары - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
Бәйге Татар дәүләт Академия театры, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Бәйгенең операторы - «Үзәк Lab» халыкара урбанистика лабораториясе.

Соңгы 6 елда Татарстан Республикасы берничә дистә ачык һөнәри бәйге үткәрде. Аларның финалистлары һәм җиңүчеләре озак елларга республика партнерлары булдылар һәм үз проектларын тормышка ашыру мөмкинлеге алдылар. Кабан күлләре системасы моңа ачык мисал булып тора. Бәйге проекты тормышка ашырылып кына калмады, берничә дәрәҗәле архитектура премиясенә дә лаек булды, шул исәптән, Американың ASLA – International Planning Excellence Awards 2019 бәйгесе Grand Award for Urban Design/Kevin Lynch Award номинациясендә махсус призга да ия булды.

27 сентябрьдә Казанда Экспертлар советы утырышы узачак.
28 сентябрьдә Жюри утырышы булачак, анда 7 финалист билгеләнәчәк, алар бәйге буенча тәкъдимнәрне эшкәртәчәк.
11-12 октябрьдә Казанда финалистлар өчен семинар үткәрү планлаштырыла.
Ноябрьдә онлайн форматта финалистларның һәркайсы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашында концепцияләр эшләү буенча башлангыч нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк.
Декабрьдә һәр финалист Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашында концепцияләр эшләү буенча башлангыч нәтиҗәләрен индивидуаль тәкъдим итәчәк.
13 гыйнварда бәйгегә тәкъдимнәр кабул итү тәмамлана.
26 гыйнварда Казанда Экспертлар советы утырышы узачак.
27 гыйнварда Жюри утырышында җиңүче сайланачак.

Жюри әгъзалары тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алынган иң яхшы тәкъдим авторы җиңүче дип таныла. Жюри утырышы нәтиҗәләре буенча җиңүчегә һәм ике финалистка премия каралган:
Җиңүчегә-2 500 000 сум;
• 2 урын-1 500 000 сум;
• 3 урын – 1 000 000 сум.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасын Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында төзү планлаштырыла.

«Безнең барыбыз өчен дә театрның хәзерге урыны якын, ул гореф-гадәтләрнең бер өлеше. Яңа урында без театр процессын оештыруның барлык заманча таләпләренә җавап бирүче, шул ук вакытта милли театрның, безнең энҗе бөртегенең, колоритын да саклап кала алырдай бина төзи алабыз», – дип өстәде Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.