
новость / 16 февраль 2022
Жюриның йомгаклау утырышы узды
16 февральдә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин рәислегендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык Халыкара конкурсы жюриеның йомгаклау һәм финал утырышы узды.
Жюри Конкурска финалистлар тарафыннан тәкъдим ителгән проектларны карады.
Сессия барышында Жюри әгъзаларының катнашучыларга кызыксындырган сорауларын биреп, проектларның детальләрен җентекләп белү мөмкинлеге булды.
Конкурсның җиңүчесе 17 февральдә узган матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.
Жюри утырышының турыдан-туры трансляциясе:
Рус: https://youtu.be/7e3MHiwL5Ww